Барлык яңалыклар

Дуванда кыяр өлгергән

Яшь фермер якташларын иртә яздан яшелчә белән тәэмин итә.

Дуван авылында фермер Андрей Цепилов өченче ел теплица бизнесы белән шөгыльләнә. Ул бу сезонда апрель урталарында беренче кыяр уңышын җыеп алган һәм район халкын тәэмин итә башлаган. Бу хакта “Дуван хәбәрләре” гәзите хәбәр итә.
Яшь фермер узган ел “Агростартап” федераль программасында катнашып, 3 миллион сум грант алган. Әйткәндәй, "Эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты һәм "Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү" дәүләт программасы кысаларында бүленә. Бу программа узган елдан эшли башлады һәм беренче елда ук Башкортстанда 115 яшь фермер җиңүче булды.
Алынган акчалар ярдәмендә Дуван фермеры үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра алган. Үз көче белән төзелгән теплицаны тулысынча модернизацияләгән, газ белән җылыту, кирәкле җиһазлар алу мөмкинлеге туган. Әлегә аның хуҗалыгында теплицаның мәйданы —500 квадрат метр, әмма тиздән ул завод җитештергән яңа теплица хисабына икеләтә артачак. Аны сатып алу шулай ук грант ярдәмендә мөмкин булган.
Узган сезонда Андрей Цепилов хуҗалыгы сигез тоннага якын кыяр алган, ә быел тагын да күбрәк алырга планлаштыралар. Фермерда сату проблемасы да тумый, продукцияне яшелчә кибетләрендә шатланып кабул итәләр.
Фото:duv-vest.rbsmi.ru
Читайте нас: