Башкортстанда Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында кысаларында Уфа-Нагаево автомобиль юлын ремонтлый башладылар.
Бородинская урамыннан М-5 трассасына кадәр участокта ремонт объектының озынлыгы 11 километр тәшкил итә. Ремонт эшләре вакытында юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатларында транспорт хәрәкәтенә чик кертеләчәк. Юлның яртысын асфальт җәю вакытында ябачаклар.
Шулай ук 24 апрельдә Черниковка бистәсендә Рыбаков урамын ремонтлауга кереште. Әлеге участокның озынлыгы — 300 метр. Биредә юл төзүчеләр 2000 квадрат метрдан артык мәйданда асфальт алмаштырачаклар, парковка өчен урыннар һәм техник полоса төзекләндереләчәк, Моннан тыш, алар тротуарны төзекләндерәчәк. Бу катлаулы участокта эшләрне 31 июльгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Быел Уфада гомум озынлыгы 20 километрдан артык булган 22 урам участогын ремонтлау планлаштырылган, ә тулаем республика буенча – 300 километрдан артык юл.
Фото: transport.bashkortostan.ru