+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Заманча, уңайлы, матур булачак!

Бабичның туган ягы — Әсәндә авыл китапханәсе яңартыла.

Дүртөйле районының Әсән авыл китапханәсе “Мәдәният” гомумдәүләт проектында җиңүчеләрнең берсе булды. Китапханә агымдагы елның 27нче августында ачылу тантанасын планлаштыра.
Билгеле булуынча, әлеге китапханә конкурста уңышлы катнашу нәтиҗәсендә 7,5 милион сум күләмендә финанс ярдәме алды, шул исәптән федераль бюджеттан — 5 миллион сум. Хәзер биредә барлык категория китап укучылар өчен ял итү, социаль адаптация һәм тернәкләндерү зоналары, иҗат остаханәсе, заманча мәгълүмати ресурслар, мультимедиа һәм уен җиһазлары булган заманча уңайлы функциональ киңлек барлыкка киләчәк.
Масштаблы яңарту апрель аенда башланды. Аларның төп максаты —китапханәнең эчке ягын модернизацияләү. Хәзерге вакытта авыл китапханәсе урнашкан Әсән авылы мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт бара. Җәй ахырына кадәр Әсәндә заманча дизайнлы, җиһазлы, семинарлар, олимпиадалар, осталык дәресләре уздыру, ял итү мөмкинлеге булган китапханә булачак.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: