Агымдагы елның август аенда Благовар районы үзәгендә яңа буын китапханәсе ачылачак. Биредә гыйнвар азагында Үзәк китапханәне модернизацияләү буенча ремонт эшләре башланды, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Учреждение директоры Агелина Шиль белдерүенчә, яңартылган китапханә — күпфункцияле, заманча булачак.
Анда килүчеләр өчен уңайлы мохит тудырыла, мультимедиа җайланмалары, мәдәни-агарту чаралары үткәрү мәйданчыгы, яңартылган китап фонды барлыкка киләчәк.
Китапханәне яңарту эшләре Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында бара.