-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Нарасыйларга массаж бик файдалы!

Уфаның 17нче балалар дәваханәсе махсус дәвалау-реабилитация караватлары сатып алды.

“Башкортстан Республикасында уңайлы мохит” дәүләт программасы ярдәмендә 17нче Уфа балалар клиник дәваханәсе яңа туган балалар өчен ике махсус дәвалау-реабилитация караватлары сатып алды.
Дәвалау караватлары неврологик патологияле сабыйлар өчен, шулай ук балалар авыруларын профилактикалау өчен билгеләнгән дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы.
"Дәвалау-реабилитация караваты балаларга нарасый чактан ук уникаль массаж үткәрергә мөмкинлек бирә. Массаж сулыш алуны, кан әйләнешен яхшырта, нерв системасының зарарланган функцияләрен тиз арада тергезергә ярдәм итә”, — дип аңлата белгечләр.
Ведомство белгечләре раславынча, дәвалау караватлары балаларны савыктыру процессын шактый тизләтә.
“Башкортстан Республикасында уңайлы мохит” программасы Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: health.bashkortostan.ru
Читайте нас: