+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Экологик диктантта 1500 кеше катнашты

Республикада экологик диктант беренче тапкыр онлайн форматта узды.

30 апрельдә республикада Владимир Путинның май указы белән расланган “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән экологик диктантта 1500дән артык кеше катнашты.
— Экологик төшенчәләрне һәм терминнарны белүгә 30 биремне үз эченә алган диктантта Уфаның гомуми белем бирү мәктәпләренең, өстәмә белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфлары, шулай ук республиканың 6 шәһәре һәм 45 районы укучылары катнашты, — дип белдерде Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте. — Моннан тыш, чарага Воронеж, Краснодар крае мәктәпләре укучылары, Краснодар төбәк бүлекчәсенең Брюховецк бүлеге базасында эшләп килүче Яшьләр клубы әгъзалары, шулай ук Казахстанның Нур-Солтан шәһәре укучылары да кушылды.
Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, 7-9 сыйныф укучылары иң актив булып чыкты. Балалар экология-биология үзәге директоры Әлфия Сундукова сүзләренә караганда, яшь экологларның белем дәрәҗәсе шактый югары.
— Минемчә, будиктантны онлайн режимда уздыруга да бәйле. Интеллектуаль сынау вакытында балалар мобиль җайланмалардан, интернет ресурслардан һәм шпаргалкалардан файдалана алдылар. Биредә иң мөһиме нәтиҗә түгел, ә үз белемнәрен тикшерү, шулай ук өлкәннәрнең һәм балаларның игътибарын туган якның табигый байлыкларын саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик белемнәрне пропагандалау, шәһәрнең белем бирү оешмаларының иң яхшы экологларын ачыклау, аларның экологик белемнәрен алга таба үстерү өчен, — дип билгеләп үтте оешма директоры.
Диктантта катнашучы балалар барысы да экология-биология үзәге сертификатларын алачак, ә җиңүчеләр республиканың Мәгариф идарәсе, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы дипломнары һәм “Яшел планета” хәйрия оешмасы призлары белән бүләкләнәчәк.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: