Барлык яңалыклар

Урман шаулап үсәр!

Стәрлетамак урманчылары “Хәтер бакчасы” патриотик акциясенә кушылды.

"Хәтер бакчасы" Халыкара патриотик акциясе Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет сугышчылары истәлегенә бөтен Русия буенча 18 марттан 22 июньгә кадәр бара. Илдә 27 миллион төп агач утырту планлаштырыла. Акция Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында бара.
Башкортстанда әлеге акциягә беренчеләрдән Стәрлетамак урманчылыгы хезмәткәрләре кушылды. Алар 2,1 гектар мәйданда 8 меңнән артык нарат үсентесе утыртты.
Агач утыртуда урманчылык хезмәткәрләре һәм волонтер оешмалары вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар илдәге эпидемиологик хәл белән бәйле барлык хәвефсезлек чараларын үтәде, рөхсәт ителгән минималь социаль дистанция сакланды.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: