Барлык яңалыклар

Балаларны хәстәрләп

Балтач районында аз тәэмин ителгән балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратыла.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы графигы буенча, "Сезнең турында хәстәрлек белән Башкортстан азык-төлеге" проекты кысаларында, Балтач районына ризыклар җыелмасы кайтартылган. Азык-төлек җыелмалары балалары булган аз керемле гаиләләргә, эпидемиологик хәл аркасында авыр тормыш хәлендә калган, даими керем чыганагын югалткан гражданнарга, гаиләләргә таратылачак.
Тартмаларга барлыгы 13 төрле азык-төлек салынган, аларның 80 проценты Башкортстанда җитештерелгән. Районга мондый 624 җыелма кайткан.
"Безнең хәстәрлек" волонтерлык штабы, "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре, яшьләр эшләре, мәдәният комитеты һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре көче белән җыелмалар адресатларга озатылды. Алар барысы да гаиләләргә — авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә тапшырылачак”, — дип яза социаль челтәрләрдәге битендә Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Фото: vk.com/baltach_adm?z=photo519006341_457241001%2Fwall-172756383_1782
Читайте нас: