+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшь гаиләләрнең сөенече арта

Дәүләкәндә берьюлы ике балалар бакчасы төзелеше бара.

Аларның берсе, 130 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы, Көнбатыш урамында барлыкка киләчәк. Объект Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” төбәк программасы кысаларында республика бюджеты исәбенә төзелә.
Бу вакыйганы әлеге микрорайонында яшәүчеләр озак көтте. Биредә, нигездә, кечкенә балалары булган яшь гаиләләр яши, ә якындагы балалар бакчасы шактый ерак урнашкан.
Балалар бакчасы 2021 ел ахырында — 2022 ел башында эшли башлаячак дип планлаштырыла. Район хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов билгеләп үтүенчә, төзелеш этабына кадәр берничә ел зур эш башкарылган. Проект-смета документациясе, аннан соң дәүләт экспертизасы, ә иң мөһиме, республика адреслы инвестицион программага кертелгән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән Дәүләкәндә янә бер балалар бакчачы Мәскәү урамында төзелә.
Фото:davlekanovo.bashkortostan.ru
Читайте нас: