+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ирекмәннәр табибларга ярдәм кулы суза

Алар COVID19га каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә бал, кәһвә һәм эчәргә яраклы су тапшырган.

Бөтенрусия халык фронты башлангычы белән оештырылган #МыВместе Бөтенрусия ярдәм акциясендә катнашучылар, Уфа дәваханәләрендә COVID19га каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә бал, кәһвә һәм эчәргә яраклы су тапшырды. Аларга волонтер-медиклар һәм волонтерлык үзәкләре ассоциациясе ирекмәннәре дә кушылды.
Уфаның Дим районында урнашкан шәһәр клиник дәваханәсе беренчеләрдән булып коронавирус йоктырган пациентларны кабул итүне башлады. 70кә якын табиб һәм шәфкать туташы дәвалау учреждениесеннән читкә китмичә, ике атналык вахта алып бара.
“Ике атна дәвамында “пычрак зонада” булачак һәм өзлексез эшләячәк медицина хезмәткәрләренә мондый игътибар, әлбәттә, бик күңелле. Сине искә алулары һәрвакыт мөһим, ә мондый катлаулы вакытта аеруча”, — дип билгеләде Уфаның Дим районы шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы урынбасары Сергей Чакрян.
Танылган ресторатор, Kumpan cafe челтәренә нигез салучы Михаил Кумпан табибларны һуш исле кәһвә белән беренчегә генә сыйламый. “Безгә начар булганда, без табибларга барабыз. Хәзер аларга авыр һәм без ярдәм итәргә телибез”, — ди Михаил Кумпан.
Эшкуарлар Олег Бармин — бал, Азамат Галин, шулай ук халык фронты активистлары, “Три ключа” компаниясе башкала дәваханәләренә эчәр су тапшырган.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: