+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Йөрәгең сәламәт булсын!

Республиканың медицина оешмаларына 33 санлы компьютер кардиографы кайтартылды.

Башкортстанда медицина оешмалары Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 33 санлы компьютер кардиографы алды.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча бу санлы компьютер кардиографлары ковид-госпитальләргә җибәрелде. Нәкъ менә хәзер алар коронавирус белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтүне оештыру максатында кирәк.
Белгечләр раславынча, барлык кардиографлар да электрокардиограммаларны санлы форматта пациентларның электрон медицина карталарына тапшыру өчен Республика медицина мәгълүмат-аналитик системасына тоташтырылган. Санлы электрокардиограмма диагностикалауның оперативлыгын һәм төгәллеген арттырырга, авыруның кискенләшүен яки өзлегүләрен булдырмас өчен алдан эшләргә мөмкинлек бирә.
Фото: health.bashkortostan.ru
Читайте нас: