+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәнгать училищесы биш фортепиано алды

Агымдагы елда уку йортының музыкаль инструментлар базасы тагын да яңартылачак.

Уфа сәнгать училищесына биш “Михаил Глинка” фортепианосы кайтартылды. Уен коралларын алу Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.
“Михаил Глинка” пианиносының илнең башка маркалары инструментларыннан аермалы үзенчәлеге шунда: аның җитештерү, материалларны сайлап алу һәм эшкәртү нигезендә инновацион Европа алымы ята.
“Без “Русия халыкларының милли уен кораллары” бүлегенең классларын тулысынча яңарттык. Коллективның һөнәри рәхмәте колледж укытучылары һәм студентлары уку йортын Башкортостан Республикасы һәм Русиянең иҗади киңлегендә лаеклы тәкъдим итү өчен бөтен көчен куюда чагылачак", —ди уку йорты директоры Лидия Воробьева.
Уфа сәнгать училищесы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылучы һөнәри белем бирү оешмалары исемлегендә. Агымдагы елда уку йортының музыкаль инструментлар базасы Башкортстан җитәкчелеге, республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, сизелерлек яңартылачак, сәнгать бүлеге өчен кирәкле җиһазлар, методик әдәбият сатып алыначак.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: