Барлык яңалыклар

Төзелеш кызу бара!

Октябрьский шәһәрендә ел ахырына 1нче дәваханәнең хирургия корпусын сафка бастырачаклар.

Шәһәр дәваханәсенең тулысынча яңартылган өч катлы хирургия корпусы Октябрьскийда үзенең беренче пациентларын агымдагы елның ахырында ук кабул итәчәк дип планлаштыра. Әлеге корпусны реконструкцияләүгә 240 миллион сум акча тотылган.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хирургия корпусын реконструкцияләү буенча эшләр 2018 елның ноябрендә үк башланган. Төзелеш эшләре Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның маенда расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында билгеләүләренчә, объектның төзелеш әзерлеге югары дәрәҗәдә. Фундамент, колонналар һәм подвал стеналары ныгытылган. Барлык өч катта да тәрәзәләр алыштырылган, лифт шахтасы салынган, тиздән эчке бизәү эшләре дә тәмамланачак. Ә аннары тышкы бизәү, инженерлык челтәрләрен салу, төзекләндерү һәм җиһазлар урнаштыру эшләре башкарылачак.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: