Барлык яңалыклар

Яңа, заманча, уңайлы булачак!

Чакмагыш авылында өч катлы яңа поликлиника төзелеше башланды.

Республика Хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм социаль максатлы программалар фонды ярдәмендә төзелүче объект Башкортстанда Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыра.
Хәзерге вакытта Чакмагыш авылында 1974 елда төзелгән бердәнбер үзәк район дәваханәсе поликлиникасы эшли. Яңа өч катлы поликлиника иске медицина учреждениесе белән икенче каттан кичү аша тоташтырылачак.
— Поликлиниканың гомум мәйданы 4900,1 квадрат метр тәшкил итәчәк. Монда рентгенодиагностика, балалар, хирургия бүлекләре, хатын-кызлар консультациясе, клиник-диагностика лабораториясе, административ-хуҗалык бүлмәләре һәм башкалар урнашачак. Яңа поликлиника сменага 250 кешегә исәпләнгән, — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объектның бәясе, төзелеш-монтаж эшләрен һәм җиһазлар сатып алуны да кертеп, якынча 400 миллион сум тәшкил итә. Төзелешне 2021 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: