Барлык яңалыклар

Балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтә

Иглиндә 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше бара.

Аны төзү эшләре узган елның ноябрендә башланган иде, эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Объект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
Тиздән төркемнәрдә ремонт ясый башлаячаклар. Хәзерге вакытта объектта түбәне өлешчә япканнар, эчке инженерлык эшләре башкарыла. Мәктәпкәчә учреждение төзелешендә барлыгы 35 эшче катнаша. Аларга коронавирус инфекциясе таралмасын өчен барлык шартлар да тудырылган.
Иглин — республиканың иң зур авылларыннан берсе, анда 31,5 мең кеше яши. Ел саен халык саны 2 мең кешегә арта. Шуңа да биредә бакчаларга чират шактый зур. 260 урынга исәпләнгән әлеге балалар бакчасы чиратны беркадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото:bash.news
Читайте нас: