+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
14 Май 2020, 11:20
Иң яхшы укытучыларга — акчалата премия!
Аңа кемнәр дәгъва итә ала?
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирүгә конкурс игълан итте.
Конкурс Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
"Конкурста атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаган хезмәт хакы ставкасы һәм педагогик эшчәнлек стажы 3 елдан да ким булмаган укытучылар катнаша ала. Аларның төп эш урыны башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасы булырга тиеш”, — дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Шундый ук акчалата премия алган укытучы конкурста биш ел үткәннән соң янә катнашырга хокуклы. Биш еллык вакытны исәпләү конкурста катнашу елыннан соң килүче елның 1 гыйнварыннан башлана.
Конкурс материалларын 15 майга кадәр
[email protected]
электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Фото:gosrf.ru
Читайте нас:
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!