-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларга — яңа рояль!

Уфаның 3нче балалар сәнгать мәктәбендә күптән көтелгән "Yamaha" рояле барлыкка килде.

Аны алу өчен мәктәпкә федераль бюджеттан - 1,4 миллион, шәһәр бюджетыннан 116 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Уфа шәһәренең мәдәният һәм сәнгать идарәсеннән хәбәр итүләренчә, проект кысаларында 3нче балалар сәнгать мәктәбенә ноутбук, тамбурин, оркестр кыңгыраулары һәм “Сольфеджио” фәне буенча уку әсбаплары сатып алынган.
“Уен кораллары базасын болай күпләп яңарту Уфада күптән үткәрелмәде, гәрчә аларны алыштыруга ихтыяҗ булса да. Безнең мәктәпкә “Мәдәният” гомумдәүләт проектына керергә насыйп булды. Хәзерге вакытта мәктәптә укыту профессиональ программалар буенча алып барыла. Ел саен сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар профильле урта һәм югары уку йортларына керә һәм киләчәктә тормышларын музыка белән бәйли. Хәзер мәктәп тулысынча заманча стандартларга туры киләчәк”, — дип билгеләп үтте 3нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Павел Киселев.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның балалар сәнгать мәктәпләре музыка инструментлары белән тәэмин итүгә өстәмә финанслау алды. Былтыр Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан аларга гомум суммасы 4,2 миллион сумлык 12 данә “Николай Рубинштейн” пианиносы тапшырылды.
Быел, 3нче балалар сәнгать мәктәбе белән беррәттән, 5нче һәм 9нчы балалар музыка мәктәпләре өчен дә инструментлар сатып алынды.
Яңа, сыйфатлы уен кораллары алыну мәктәп укучыларына һәм педагогларына осталык дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, фестиваль-конкурсларда да уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: пресс-служба администрации г. Уфы
Читайте нас: