Башкортстанның төрле районнарында 24 балалар бакчасы төзелеше бара. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, барлык мәктәпкәчә белем бирү объектларын 2020 ел ахырына тапшырачаклар.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
"Дәүләкәндә ясле төркемнәре белән 240 урынга исәпләнгән берьюлы ике балалар бакчасы төзибез. Аларда заманча физкультура һәм спорт заллары, логопед, психолог, кер юу бүлмәләре, заманча җиһазлар белән ризык әзерләү блогы булачак", — дип язган төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Дәүләкәндә балалар бакчалары төзелеше төгәлләнгәч, сабыйларның мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин ителеше 100 процент тәшкил итәчәк.