-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юлларда имин йөрик!

Республиканың 63 муниципалитетында 609 фотовидеофиксацияләү комплексы урнаштырылган.

Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияләү буенча планлаштырылган 609 комплекс урнаштыру төгәлләнгән.
Бу хакта Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камералар республика юлларының хәвефле участокларында урнаштырылган. Проект төбәктә юл хәрәкәте иминлеген арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем санын киметүгә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны киметүгә юнәлдерелгән.
"Юлларда автоматик фотовидеофиксация комплекслары урнаштыру юл һәлакәтләре һәм алар нәтиҗәсендә үлем санын киметүгә уңай йогынты ясый, — дип ассызыкладылар Башкортстанның Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә. — Әйтик, 2020 елның мартында, ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтләре саны 15,8 процентка, үлүчеләр саны 47,1 процентка кимегән”.
Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотовидеофиксацияләү системасын үстерү Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Фото:allufa.ru
Читайте нас: