Барлык яңалыклар

Дәваханәләр яңа җиһазлар алды

Республиканың 120 медицина оешмасына 1901 күпфункцияле корылмалар кайтартылды.

“Сәламәтлек саклауда бердәм дәүләт мәгълүмат системасы” төбәк проекты нигезендә республиканың 120 медицина оешмасы агымдагы елның маенда 1901 күпфункцияле җиһазлар алды. Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.
Барлык алынган корылмалар Республика медицина информацион-аналитик системасы белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең автоматлаштырылган эш урыннарына тоташтырыла.
“Заманча җиһазлар дәваханәләрдә һәзм поликлиникаларда медицина персоналының эш процессын оптимальләштерә, вакытны экономияли, төрле белешмәләрне һәм пациентларның медицина карталарыннан белешмәләрне тиз арада бастырып чыгаруны тәэмин итә”, — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото:proufu.ru
Читайте нас: