Бу район тарихында беренче бассейн. Спорт комплексы Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
1,80 метр тирәнлектәге ябык йөзү бассейны 25 метр озынлыктагы дүрт юлдан тора. Бассейнда су чистартуның заманча системалары урнаштырылган.
Физкультура-сәламәтләндерү комплексында шулай ук баскетбол, волейбол, гандбол һәм мини-футбол буенча дәресләр өчен спорт залы бар. Биредә уңайлы стандарт киенү-чишенү бүлмәләре, душ, гардероб, регистратура, медицина кабинеты, буфет һәм администрация бүлмәләре бар. Бинаның гомум мәйданы — 3 мең квадрат метрдан артык.
Бүгенге көндә объект тулысынча файдалануга әзер. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин ассызыклавынча, коронавирус пандемиясе аркасында, бассейнлы спорт комплексын әлегә ачу мөмкин түгел. Әмма инфекция таралуына бәйле хәвеф үтү белән, йөзү буенча балалар өчен төркемнәр эшли башлаячак. Ниһаять, көтеп алынган бассейн барлык теләүчеләр өчен дә ишекләрен ачачак.