+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакчага чиратлар калмаячак!

Дәүләкән районында берьюлы ике балалар бакчасы төзелеше бара.

Тиздән Дәүләкәндә балалар бакчаларына чиратлар калмаячак. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында быел районда ике мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылачак. Шуларның берсе — 110 урынга исәпләнгәне Мәскәү урамында, шәһәрнең иң күп кеше яши торган районында төзелә. Икенчесе – Көнбатыш урамындагы 130нчы микрорайонда, анда нигездә кечкенә балалары булган яшь гаиләләр яши.
Балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен ясле төркемнәре каралган.
Аларда алты төркем булачак, аларның икесе — ясле төркемнәре. Проект буенча аларда физкультура һәм спорт заллары, логопед һәм психолог кабинетлары, кер юу бүлмәсе, шулай ук заманча җиһазлар белән ризык әзерләү блогы каралган. Берьюлы ике мәктәпкәчә учреждениене эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә 60ка якын яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Республика буенча агымдагы елда 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә. Аларны ел ахырына кадәр тапшырырга планлаштыралар.
Фото: bash.news
Читайте нас: