-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өйле кеше — көйле кеше

Башкортстанда 212 гаилә торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алды.

Мондый мөмкинлек “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы ярдәмендә барлыкка килде. Программа агымдагы ел башыннан гамәлгә кертелде. һәм ул республикада “Торак” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга актив ярдәм итәчәк.
Проект кысаларында республикада яшәүчеләр 371 млн сумлык сертификатлар алачак. Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, һәр гаиләгә төрле сумма бүлеп бирелә.
“Кырмыскалы районында җиде гаилә сертификат алды. Алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары, “Синергия” һәм “Алатау” җәмгыяте хезмәткәрләре дә бар. Түләүләр суммасы 700 меңнән 2 миллион сумга кадәр тәшкил итте", — дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Бу дәүләт программасы “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасының “2020 елга кадәр Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ярдәмче программасына алмашка килде.
Республика аграр ведомствосы статистикасы мәгълүматларына караганда, авыл җирлегендә йортларның 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән. Үзәкләштерелгән канализация — 38,5 процент, су белән тәэмин итү — 60 процент, газ белән тәэмин итү-85 процентта йортта.
Фото:bash.news
Читайте нас: