-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ярмәкәйдә ике ФАП ачыла

Быел республикада барлыгы 85 яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак.

Ярмәкәй районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуга әзерләнә. Алар Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Аларның берсе — Богородский, икенчесе Яңа Шах авылында урнашкан. Богородский авылында 64 квадрат метр мәйданлы кирпеч бинаны 2019 елның октябрендә төзи башладылар. Яңа медицина учреждениесе җиде ай эчендә сафка бастырылды һәм биредә тиздән пациентларны кабул итә башлаячаклар. Хәзерге вакытта бинада җиһазлар урнаштырыла. Яңа ФАП Богородский, Михайловка һәм Князевка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.
— Иске фельдшер-акушерлык пункты 1967 елда төзелгән иде, — ди Ярмәкәй районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Рамил Гыйзетдинов. — Яңа бинада 4 кабинет бар. Планировка уңайлы, биредә көтү залы, пациентларны кабул итү кабинеты, процедура кабинеты урнашкан. Шулай ук гинекология кабинеты да бар. Беренче пациентларны июнь башында ук кабул итә башлаячакбыз. Яңа Шах авылында да шундый ук ФАП төзелә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: