+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Умка” сабыйларны көтә!

Уфаның “Дим-6” яңа кварталында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланды.

Бинаның гомум мәйданы 5 мең квадрат метрдан артып китә. 252нче балалар бакчасы мөдире Татьяна Пивоварова белдерүенчә, мәктәпкәчә учреждение тулысынча балаларны кабул итәргә әзер. Биредә барлыгы 12 төркем булачак, шуларның 2се — ясле төркемнәре.
"Бездә балаларның дөрес үсеше өчен бөтен нәрсә дә бар, шул исәптән музыкаль, иркен уен бүлмәләре, спорт залы, фәнни санлы эксперименталь лаборатория. Лабораториядә балалар физик, химик, биологик процессларны өйрәнәчәкләр. Бакчада рәсем ясау студиясе дә бар. Безнең төп максатыбыз — балага җылы, уңайлы булсын, ул мәктәпкә яхшы итеп әзерләнсен һәм үз талантларын үстерсен. Педагоглар бакчаның ачылуын һәм балаларны көтә", — дип билгеләп үтте Татьяна Пивоварова.
Балалар бакчасында 24 педагог, физик тәрбия буенча инструктор, өлкән тәрбияче, педагог-психолог, 2 шәфкать туташы һәм логопед, 12 кече тәрбияче эшләячәк. Балалар бакчасында заманча азык-төлек блогы бар, 4 тапкыр туклану оештырылачак, анда 6 кеше эшләячәк.
Мәктәпкәчә учреждение Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: