+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тешләрне балачактан саклыйк!

Уфа стоматологлары Караидел районы балаларының сәламәтлеген тикшерде.

Тешләрне балачактан саклыйк!
Тешләрне балачактан саклыйк!

Башкаланың  3нче балалар стоматология дәваханәсе табиблары күчмә стоматология комплексы белән Караидел районының “Тулпар” комплексында булдылар.

Район үзәгеннән 120 чакрым ераклыкта урнашкан Кирзә авылында  балаларның тешләрен карады, аннан соң сәламәтлек дәресләре һәм авыз куышлыгы гигиенасына өйрәтү буенча дәресләр үткәрелде.

- Безнең бригада Әтнәш авылыннан килгән балаларга да санация үткәрергә өлгерде. Ике көн эшләү дәверендә барлыгы 78 баланың тешләре каралды, - ди медицина оешмасының баш табибы Римма Ганиева. - Балаларның ата-аналарыннан уңай фикерләр ишеттек. Аларга балаларны район үзәгенә йөртеп дәвалау кыенлыклар тудыру аркасында, бирегә тагын бер тапкыр килү турында сөйләштек.

Балаларның тешләрен дәвалау Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында, санитар-эпидемиологик режимның барлык нормаларын үтәп башкарылды.

 

Фото: “srk.nationalpriority.ru”

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: