+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Спорт сөючеләр өстәмә баллар алачак

Ишембай районында үсмерләр һәм яшьләр ГТО нормативларын тапшыра.

Спорт сөючеләр өстәмә баллар алачак
Спорт сөючеләр өстәмә баллар алачак

Башкортстанның Ишембай районында “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт — тормыш нормасы” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында ГТО нормативларын тапшыру буенча ел саен уза торган марафон башланды.

Кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, граната һәм туп ыргыту, турникта күтәрелү, пресс һәм башка дисциплиналар — һәр яшь төркеме өчен 6дан 12гә кадәр сынау тәкъдим ителә. Значок алу өчен аларның өчтән икесен узарга кирәк. Кыш көне укучыларга чаңгыда йөгерергә туры киләчәк, бассейнда алар йөзү буенча бирем тапшырачак.

ГТО тестлау үзәге администраторы Дилә Имәнгулова сөйләвенчә, муниципаль һәм республика бюджетларыннан алынган акчаларга судьялар өчен яңа спорт җиһазлары һәм кием-салым сатып алынган.

— Элек кул астында булган материалны куллана идек, — ди ул. — Хәзер бездә һөнәри җиһазлар бар һәм эшләү дә җиңелрәк.

Укучылар, төркемнәргә бүленеп, стадионда һәм теннис залында сынаулар үтте. Унберенче сыйныф укучысы Марина Ткаченко Мәскәү вузына укырга керергә һәм киләчәктә журналист яисә пиар-менеджер булырга планлаштыра. Ул, ГТО нормативларын тапшырып, алтын значокка исәп тота.
— Бу миңа университетка укырга кергәндә өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирәчәк. Барлык сынаулар да уңышлы узар дип өметләнәм, мин аларга ныклап әзерләндем, —ди Марина.

2нче мәктәпне тәмамлаучы Максим Яхонтов та максималь нәтиҗәләргә ирешергә ниятли.

— Без сыйныфташларыбыз белән бары тик алтын значоклар артыннан килдек. Барлык дисциплиналар буенча да яхшы нәтиҗә алырмын дип өметләнәм. Мин һәрвакыт спорт белән шөгыльләндем, баскетболга, көрәшкә йөрдем, йөгердем, дөрес, быел БДИга әзерлек күп вакытны ала. Санкт-Петербург югары уку йортына керергә, программист булырга планлаштырам, — ди Максим.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: