+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дәүләкән укучылары “Үсеш ноктасына” таяна

Район мәктәпләре “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга актив кушылды.

Дәүләкән укучылары “Үсеш ноктасына” таяна
Дәүләкән укучылары “Үсеш ноктасына” таяна

Аның кысаларында 2019 елда ике авыл мәктәбе – Вперед һәм Сергиополь авылларындагы белем учаклары базасында “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды. 2020 елда мондый үзәк шәһәрнең 4нче лицеенда барлыкка килде. Агымдагы елның 1 сентябреннән Романовка авылы мәктәбендә, 7нче мәктәптә, 3нче башкорт гимназиясендә һәм 5нче гимназиядә “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли башлады. Аларның төп максаты – авылларда һәм кече шәһәрләрдә яшәүче балалар табигый-фәнни һәм техник юнәлештә сыйфатлы белем алсын өчен тигез шартлар тудыру. Быелдан мәгариф үзәкләре эшчәнлеге “Физика”, “Химия”, “Биология”, “Технология” фәннәренең эчтәлеген яңартуга һәм камилләштерүгә юнәлтелгән. Биналарга ремонт ясалган, кабинетлар өчен җиһазлар алынган. Педагогларны әзерләүгә аерым игътибар бирелгән, өстәмә һөнәри белем бирүнең заманча һәм актуаль программалары буенча квалификация күтәрү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Кузовова белдерүенчә, меңнән артык бала дәресләрдән соң да, дәрестән тыш вакытта да предметларны тирәнтен өйрәнү белән шөгыльләнә. Каникуллар вакытына да кызыклы планнар әзерләнгән.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: