Бишбүләк районы үзәгендә, Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” гомумдәүләт проекты кысаларында, “Җиңү паркы” төзекләндерелде.
Дәүләт контрактының башлангыч бәясе 6,8 миллион сум тәшкил иткән. Эшне Уфаның “Главспецстрой” компаниясе май-август айларында башкарган.
Төбәк Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, подрядчы иске агачларны кискән, яңа агачлар утырткан, шулай ук урам утларын алмаштырган, җәяүлеләр зоналарын, коймаларны һәм капкаларын яңарткан. Парк территориясендә архитектура объектлары һәм яңа беседка барлыкка килгән, шулай ук светодиодлы экран урнаштырылган.
Фото:МинЖКХ РБ