Барлык яңалыклар

Күрдем укучылары “Һөнәрләр шоу”ында катнашты

Мәктәптә һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр дәвам итә.

Күрдем укучылары “Һөнәрләр шоу”ында катнашты
Күрдем укучылары “Һөнәрләр шоу”ында катнашты

 

28 сентябрьдә Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге Иске Күрдем урта мәктәбендә “Һөнәрләр шоу”ы һөнәри юнәлеш бирүче дәресләрнең дүртенче чыгарылышы булды. Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында оештырылды.

Иң элек видеоматериаллар карау оештырылды. Укучылар ландшафтлы дизайнер – бакчаларны, җәмәгать урыннарын, уен мәйданчыкларын, скверларда һәм паркларда ял итү урыннарын проектлау һәм дизайнлау белән шөгыльләнүче белгеч һөнәре белән таныштылар. Алар техникадан файдалана белү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук алар белән сакчыл эш итәргә өйрәнделәр.

“Мондый җиһазлар талантлы балаларны ачыкларга ярдәм итәчәк, аларның һәркайсына кызыклы юнәлеш сайларга һәм үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде мәктәп педагог-психологы Гөлшат Идрисова.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: