+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфаны “Укытучылар даны” аллеясе бизәячәк

Экологик акция 2 октябрьдә уза.

Уфаны “Укытучылар даны” аллеясе бизәячәк
Уфаны “Укытучылар даны” аллеясе бизәячәк

Агымдагы елның 1 сентябрендә Уфаның Рихард Зорге урамындагы 44нче йорт янында “Беренче укытучыга” скверы ачылды. Бу максатлы эш “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” төбәк проекты ярдәмендә башкарылды.

Русиянең һәм Башкортстанның халык укытучысы Лиза Әһадуллина башлангычы белән булдырылган скверда укытучыга багышланган һәйкәл үзәк фигура булачак. Билгеле булуынча, республикада “Беренче укытучыга" багышланган һәйкәлнең иң яхшы проектына конкурс игълан ителде.

Тиздән скверны “Укытучылар даны” аллеясе дә бизәячәк. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 “2 октябрьдә скверда экологик акция узачак. Югары сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән бергәләп “Укытучылар даны” аллеясенә нигез салачаклар. Яңа скверны 70тән артык агач үсентеләре — нарат, каен, юкә һәм миләш бизәячәк”, — дип белдерделәр Уфа шәһәре хакимиятендә.

Бу көнне төбәкнең мәртәбәле мөгаллимәсе Лиза Әһадуллина да үзенең исемле агачын утыртачак. 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: