+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Заманча, якты, иркен булачак!

Учалы шәһәрендә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше бара.

Заманча, якты, иркен булачак!
Заманча, якты, иркен булачак!

Агымдагы елның җәендә Учалы шәһәрендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектын һәм республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында өр-яңа мәктәп төзелә башлады. Моның өчен федераль бюджеттан 300 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Бинаның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык. Проектта заманча белем бирү процессын оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә каралган. Сыйныф бүлмәләреннән һәм кабинетлардан тыш, мәктәптә ике зур спорт һәм актлар залы, азык-төлек блогы булачак. Территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук мини-футбол кыры булдырылачак.

Белем бирү учреждениесе аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә уңалы булачак, пандуслар һәм лифтлар урнаштырылачак.

Бүгенге көндә төзүчеләр су үткәрү һәм канализация, җылылык трассасының һәм электр белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен салу буенча эшләрне төгәлләп килә. Подрядчы, шулай ук, җылылык, вентиляция һәм кондиционер системалары буенча эшләрнең башлангыч этабын башкара.

Төзелеш-монтаж эшләре график нигезендә бара. Объектны 2022 елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: