Кичә, Укытучылар көнендә, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республика мәктәпләре директорларына 114 яңа автобус ачкычы тапшырды. Ул аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ачкычларның нәкъ бәйрәм көнне тапшырылуының символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте. Шушы көннәрдә янә 26 автобус мәктәпләргә кайтартылган иде, аларга документлар рәсмиләштерелә.
“Без ил Президентына мәктәп автобусларын алыштыру программасы өчен рәхмәтлебез. Республикада 10 елдан артык йөргән мәктәп автобуслары калмады, без нормативны үтәдек. Мәктәп автобуслары водительләренә аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Без сезгә балаларыбызның гомерен һәм хәвефсезлеген ышанып тапшырабыз. Республикада 50 меңгә якын бала мәктәп автобусларында йөри. Сезгә яхшы кәеф, хәвефсез юллар, гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстанда балаларны мәктәпләргә барлыгы 1 476 автобус илтә. Алар 2883 торак пункттагы 789 мәктәптән 49 157 укучыны йөртә.
Фото:bashinform.ru