+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Рәсем дә ясыйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез!

Бөре шәһәренең “Салават күпере” иҗат үзәгендә  яңа берләшмәләр ачылды.

Рәсем дә ясыйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез!
Рәсем дә ясыйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез!

Бөре шәһәренең “Салават күпере” иҗат үзәгендә балалар һәм үсмерләр өчен яңа уку елыннан физкультура-спорт һәм сәнгать юнәлешләре буенча ике мәйданчык ачылды. Бу максатлы эш “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.

Хәзер утызлап бала “Яшь рәссам”, “Спорт һәм фитнес аэробика” дигән яңа берләшмәләрдә дә шөгыльләнә.

“Яшь рәссам” берләшмәсендә укыту "Акварелька-2" программасы буенча алып барыла, ул укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләрне кабинетта да, табигатьтә дә, музейда да үткәрү каралган.

“Гимнастика платформасында аэробика” программасы баланың физик, интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатларын степ-аэробика чаралары белән үстерүгә юнәлдерелгән.

Яңа проект “Салават күпере” балалар һәм үсмерләр иҗат үзәгенең матди-техник базасын җиһазландырып кына калмыйча, тәрбияләнүчеләргә сәләтләрен төрле яклап үстерү өчен яңа мөмкинлекләр дә ачты.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: