+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Октябрьский спортчылары булдыра!

“Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылучы “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында Октябрьский шәһәрендә төрле чаралар үтә.

Октябрьский спортчылары булдыра!
Октябрьский спортчылары булдыра!

Әлеге проектның төп максаты – даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын арттыру.

Спорт чараларын популярлаштыру нәтиҗәсендә шәһәрдә халыкны спортка җәлеп итү актив дәвам итә. Октябрьский шәһәре спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы катнаша. Күптән түгел яшьләр билбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге призерлары булдылар. 

 Ярышлар 2021 елның 5-7 сентябрь көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә узды. Анда төрле төбәкләрдән 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты. Ярышларда 17 авырлык категориясендә 150 спортчы катнашты. Октябрьский шәһәреннән Даниэл Шәңгәрәев һәм Карина Насыйрова республика данын яклап чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар яуладылар.

"Шаран авылында туып үстем. Ике ел элек Октябрьский нефть колледжына укырга кердем, спорт белән шөгыльләнүне монда да дәвам иттем, - дип сөйли билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегенең көмеш призеры Даниэл Шәңгәрәев.

Даниэл 2021 елда Республика беренчелегенә ярышларда үсмерләр арасында җиңүче булган, шулай ук, өлкән төркемдә Республика беренчелегендә 2нче урын алган. Октябрьский шәһәрендә узган егетләр арасында билбау көрәше буенча Русия беренчелегендә дә 2нче урын яулаган.

"Октябрьский шәһәре 12нче мәктәбенең 10 сыйныфында укыйм. Спорт белән сигез яшьтән шөгыльләнәм. Спорт ярдәмендә үземдә чыдамлылык, үз-үзеңә ышаныч кебек сыйфатлар тәрбияли алдым. Ләкин киләчәкне спорт белән бәйләргә уйламаган идем дә”, - дип елмая егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенең бронза призеры Карина Насыйрова.

Спортчыларның тренеры – Хәлил Гарифуллин Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре, республиканың иң яхшы тренеры. Ике спортчы да күптапкырлар Республика беренчелекләрендә, төбәкара һәм Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: