+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар бу көнне түземсезләнеп көтте!

Салават районының Лаклы авылында балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп ачылды.

Балалар бу көнне түземсезләнеп көтте!
Балалар бу көнне түземсезләнеп көтте!

Объект “Демография” гомумдәүләт проекты һәм республика адреслы инвестицион программасы ярдәмендә төзелде.

Аны ачу тантанасында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Алексей Новиков, Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов катнашты.

Мәктәп – 80, балалар бакчасы 40 урынга исәпләнгән. Бина өч блоктан төзелгән, аның гомум мәйданы дүрт мең квадрат метр тәшкил итә. Үзәк ике катлы блокта мәктәп һәм балалар бакчасының төп уку биналары урнашкан. Төп корпуска ике катлы ашханә һәм административ бүлмәләр блогы, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре булган спорт залы блогы кушылган.

Территорияне төзекләндерү кысаларында төзүчеләр асфальт җәю, яшелләндерү эшләрен башкарган, спорт һәм уен мәйданчыкларына хәвефсез резина катлам җәелгән. Мәктәп һәм балалар бакчасына тулысынча заманча җиһазлар кайтартылган.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: