+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Заманча, якты һәм иркен!

Уфада 230 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды.

Заманча, якты һәм иркен!
Заманча, якты һәм иркен!

Сипайлово бистәсендәге Набережная урамы, 13 адресы буенча урнашкан балалар бакчасы төзелеше 2014 елда башланган. 2021 елның 29 сентябрендә шәһәр мэры Сергей Греков мәктәпкәчә учреждение бинасын муниципаль милеккә кабул итү турындагы килешүгә кул куйды. Ул 61нче балалар бакчасының икенче корпусы буларак ачылды.

Анда 230 бала йөри ала. Барлыгы 12 төркем булачак, шул исәптән икесе – ясле. Бүгенге көндә барлык төркемнәр дә тулы. Балалар бакчасында уңайлы шартлар тудырылган. Физкультура һәм музыка заллары, педагог-психолог, логопед, сенсор, изолятор һәм процедура бүлмәләре, азык-төлек блогы, видеокүзәтү системасы, автоматик янгын сигнализациясе бар.

Балалар бакчасы территориясендә заманча өслекле һәм уен җиһазлары булган 12 төркем өчен дә верандлар, спорт мәйданчыгы урнаштырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Сипайлово – шәһәрнең халык күп яши торган бистәләренең берсе һәм биредә мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәү проблемасы бар. Киләсе елда бистәдә тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Хәзер анда ремонт бара. Моннан тыш, 2022 елда Затонда һәм Дим бистәсендә тагын ике балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: