Күптән түгел “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында республиканың 140 мәктәбенә өр-яңа автобус ачкычлары тапшырылды. Мәгариф учреждениеләре директорларына аларны республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Автобусларның өчесе Караидел районына – Караиделнең 1нче, Озеркинская һәм Караяр мәктәпләренә юл алды.
Яңа автобуслар укучыларга район территориясендә хәвефсез хәрәкәт итәргә, төрле спорт ярышларында, мәдәни һәм башка чараларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Автобуслар заманча хәвефсезлек таләпләренә туры килә һәм балаларны йөртү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Аларда навигация аппаратурасы бар. Тагын мәктәп шоферының хәлен күзәтеп тору өчен тахограф куелган.
"Яңа автобуслар ике меңнән артык балага сыйфатлы белем бирергә ярдәм итәчәк. Республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Башкортстанга быел 185 автобус кайтартылды. Бүген без автобусларны республиканың 126 мәктәбенә тапшырдык. Алар тулы приводлы, кышкы вакытта эксплуатацияләү өчен хәвефсез", - ди төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Фото:srk.nationalpriority.ru