Барлык яңалыклар

Һәр мәктәптә – сыйфатлы белем!

Уфа районы мәктәпләре агымдагы елда яңа компьютерлар алды.

Һәр мәктәптә – сыйфатлы белем!
Һәр мәктәптә – сыйфатлы белем!

"Мәгариф" гомумдәүләт проектының  “Санлы мәгариф” федераль проекты ярдәмендә агымдагы елда Уфа районының 5 мәктәбе яңа санлы җиһазлар алды.

“Санлы белем бирү мохите” проектының максаты – мәктәпләрне заманча техника һәм элемтә белән тәэмин итү, һәр торак пунктта сыйфатлы белем алу мөмкинлеге тудыру.

Уфа районының Шамонино урта мәктәбе директоры Зилә Нуриева белдерүенчә, компьютер җиһазлары 10нчы сыйныф укучылары өчен “IT-класс” мәгълүмати-технологик юнәлешле сыйныф булдырырга мөмкинлек биргән.

Бу профиль укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки ул мәгълүмати технологияләрнең нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә һәм киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш була ала.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: