+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа бакча сабыйларны каршы алды

Уфа районының Миловка авылында 180 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.

Яңа бакча сабыйларны каршы алды
Яңа бакча сабыйларны каршы алды

Балалар бакчасын төзү Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектын һәм республика адреслы инвестицион программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ике катлы яңа балалар бакчасының гомум мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артык. Аның территориясендә заманча резина өслекле балалар мәйданчыклары җиһазландырылган.

“Совушка” балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, методик, логопед кабинеты, изостудия, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, азык-төлек блогы бар. Бакчада белем бирү программасы 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итәчәк. Биредә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар һәм лифт урнаштырылган.

Хәзерге вакытта Башкортстанның Уфа районында 100 меңнән артык кеше яши.

“Безнең районда халык санының даими үсүе - ул яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен җаваплылык та.  Без районның социаль инфраструктурасы заманча таләпләргә җавап бирерлек булсын өчен тырышабыз. Һәрбер кешегә, бигрәк тә яшь буынга, тулы канлы үсеш өчен нигез булдырырга омтылабыз”, – дип белдерде Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров.

Әлеге балалар бакчасы Миловкада 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге сабыйларны тулысынча урыннар белән тәэмин иткән һәм чират мәсьәләсен хәл иткән.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: