+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Һөнәрне мәктәптә үк сайла!

Агымдагы елның 4-15 октябрендә Башкортстанда “Киләчәккә билет” проекты кысаларында Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрелә.

Һөнәрне мәктәптә үк сайла!
Һөнәрне мәктәптә үк сайла!

 Дәресләр һәр районда узачак, тәҗрибәле укытучылар-навигаторлар җитәкчелегендә 15 меңнән артык мәктәп укучысы һөнәри юнәлешкә адым ясаячак.

— Башкортстанда “Киләчәккә билет” проекты 2018 елдан бирле тормышка ашырыла һәм “Һәр баланың уңышы” төбәк проектына керә. Мәктәпләрдә һәр бала булачак һөнәрен билгели алырлык мохит булдыру бик мөһим. Шуңа күрә Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү дәресләре һәр муниципаль районда үткәреләчәк. Дәресләр, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, сыйныфларда үткәрелә. Дистанцион укытуга күчерелгән мәктәпләрдә дәресләр онлайн-форматта узачак, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Дәресләрдә төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге, шул исәптән инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән үсмерләр катнаша. Катнашучылар өч яшь категориясенә бүленәчәк.
— 6-7нче сыйныфлар еш кына һөнәр сайлау турында уйламый да. Шуңа да карамастан, хәзер үк үз кызыксынуларын ничек ачыкларга, һөнәр үзләштергәндә нинди сәләтләр кирәк булырга мөмкин, аларны ничек үстерергә, шәхси сыйфатлар нинди була, һәм ни өчен алар карьера юлын сайлау, киләчәктә кирәкле белгеч булу өчен мөһим? 8-9нчы сыйныфлар һөнәрләр төрлелеге, профессиональ юнәлешләр һәм тиешле һөнәри белем дәрәҗәсе ничек алырга кирәклеге турында беләчәк.
10-11нче сыйныфлар күпчелек очракта һөнәрне сайлаган була һәм аңа максатчан рәвештә бара. Шуңа күрә аларга аны тирәнтен өйрәнергә һәм “һөнәри портрет” формалаштырырга туры киләчәк: сайлаган һөнәр белгечләре өчен нинди soft һәм hard skills үзәк булуын ачыкларга, нинди белгечләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген ачыкларга, шулай ук якындагы 10 елда һөнәрнең ничек үзгәрәчәген анализларга. Барлык дәресләрне дә кызыклы видеороликлар һәм методик материаллар берләштерә. Балалар өй биременнән башка да калмаячак. Аларга мөһим күнегүләрне ата-аналар белән берлектә, ә бәлки, мөстәкыйль башкарырга да кирәк булачак, — дип белдерә “Башкортстан республикасының алдан һөнери әзерлек үзәге” директоры, проектның төбәк операторы Кира Галәмова.

Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр — " Киләчәккә билет” проектының беренче чарасы. Якын көннәрдә барлык катнашучыларга да кызыксынуларын ачыклау өчен тест узарга туры киләчәк, ә 15 октябрьдән башлап һөнәрләрнең мультимедиа күргәзмәсе белән танышырга һәм төбәктә ихтыяҗ булган компетенцияләр буенча һөнәри сынап караулар узарга туры киләчәк.

Фото: edu.gov.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: