+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

ФАПлар заманча таләпләр буенча төзелә

Яңавыл районында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары янә алты торак пунктта барлыкка киләчәк.

ФАПлар заманча таләпләр буенча төзелә
ФАПлар заманча таләпләр буенча төзелә

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше дәвам итә.

“Агымдагы ел ахырына кадәр модульле объектлар алты торак пунктта – Айбуләк, Эткенә, Андреевка, Каймашабаш, Әхтиял, Татар Урады авылларында барлыкка киләчәк», - ди дәваханәнең баш табибы Тимур Мадьяров.

Айбүләк һәм Эткенәдә ФАПлар төзү эшләре тулы куәтенә бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә үз эшенә бирелгән фельдшерлар эшли. Шуңа да алар яңа ФАПка аеруча шатлана. Яңа объектлар халыкка медицина ярдәмен ничек тиз һәм сыйфатлы күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Әйтик, Айбүләктә 341 кеше табибка кадәр ярдәм ала, аларның 65е – балалар. Ә Эткенә ФАПында беркетелгән халык саны 800дән артык, аларның 112се – балалар.

ФАПлар заманча таләпләр буенча төзелә, анда кирәкле медицина ярдәме алу һәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылачак.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: