+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшь спортчылар яңа алымнар өйрәнде

Республикада “Спорт көрәше атнасы” старт алды.

Яшь спортчылар яңа алымнар өйрәнде
Яшь спортчылар яңа алымнар өйрәнде

Башкортстанда "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы “Спорт - тормыш нормасы” төбәк проектын тормышка ашыру максатында “Спорт көрәше атнасы” старт алды. Аның кысаларында танылган спортчылар катнашлыгында осталык дәресләре үткәрелә.

 Стәрлетамак шәһәрендә осталык дәресен Башкортстан җыелма командасының баш тренеры Рамил Сираев, начар ишетүчеләр арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Исмаил Насрулаев, 2021 елгы Дөнья беренчелеге җиңүчесе Адлан Амриев һәм Европа беренчелеге призеры Аслан Толов үткәрделәр.

"Стәрлетамакта мондый чаралар – көтеп алынган бәйрәм. Шунысын билгеләп үтәсе килә, Стәрлетамак көрәш мәктәбе 2019 елда гына ачылды һәм биредә тәрбияләнүчеләр 48 ярышта, шул исәптән халыкара ярышларда да катнашырга өлгерде", – дип билгеләп үтте Стәрлетамакның спорт көрәше мәктәбе директоры Игорь Каширин.

Чакырылган кунаклар белән бергә көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр киләчәктә халыкара аренада җиңү яуларга ярдәм итәчәк яңа алымнарны өйрәнделәр.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: