+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар аллеясы гөрләп торсын!

Иске Балтачта төзекләндерелгән аллея авылны ямьләп тора. 

Укучылар аллеясы гөрләп торсын!
Укучылар аллеясы гөрләп торсын!

Балтач районының Иске Балтач авылында “Укучылар аллеясын” төзекләндерү эшләре вакытыннан алда тәмамланды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Иске Балтач авыл Советы хакимияте бинасы янындагы аллеяны төзекләндерү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды. Проектны тормышка ашыру 2022 елга кадәр планлаштырылган иде, әмма эшләрне агымдагы елда тәмамлау мөмкин булды”, — дип берделәр министрлыкта.

Булган аллеяны төзекләндерү эшләрен подрядчы оешма башкарган. Сүз, аерым алганда, тротуар юлларын төзекләндерү, заманча яктырткычлар, видеокүзәтү камералары, кече архитектура формалары урнаштыру, шулай ук аллеяны яшелләндерү турында бара.

“Укучылар аллеясы” тантаналы рәвештә 7 октябрьдә ачылды.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: