+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Суган кабыгын – электрон микроскоп аша

Тәтешле районының Кәлтәй урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәгендәге мөмкинлекләрдән уңышлы файдаланалар.

Суган кабыгын – электрон микроскоп аша
Суган кабыгын – электрон микроскоп аша

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында, биология укытучы Лилиана Нигамәтҗанова “Плазмолиз һәм деплазмолиз” темасын өйрәнү һәм ныгыту өчен “Үсеш ноктасы”ндагы санлы лабораторияне куллана.

Унынчы сыйныф укучылары "Плазмолиз һәм деплазмолиз” темасын өйрәнгәндә, электрон микроскоплы Releon санлы лабораториясе ярдәмендә суган кабыгына тикшерү үткәргәннәр.

Моның өчен суган кабыгы, тоз һәм йод кулланылган. Укучылар зур кызыксыну белән тәҗрибә үткәргәннәр һәм нәтиҗә ясаганнар. “Үсеш ноктасы” җиһазлары ярдәмендә алар күзәнәкнең, аның органоидларының төгәл сурәтен күргәннәр. Элек мондый тәҗрибәләр яктылык микроскопы белән генә мөмкин булган.

“Миңа дәрес бик ошады. Электрон микроскоп астында ярымүткәрүчәнлек үзлегенә ия цитоплазма, суда эретелгән матдәләрне (тозны) эчкә үткәрми, бу бик кызыклы”, - ди 10 сыйныф укучысы Денис Равилов.

 

Фото: digitrode.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: