-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар һөнәр сайлый

Калтасы районының Краснохолм 1нче урта мәктәбе “Киләчәккә билет” Бөтенрусия проектында катнашты.

Укучылар һөнәр сайлый

“Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында 6-11 нче сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча “Киләчәккә билет” проекты уңышлы эшләп килә. Ул мәктәп укучыларының һөнәри киләчәген күзаллауга юнәлдерелгән.

Калтасы районының Краснохолм 1нче урта мәктәбе әлеге Бөтенрусия проектында катнашты.

Һөнәри юнәлеш бирүче проект өч төп блоктан тора, аларның беренчесендә укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Күптән түгел Калтасы районы укучылары Уфа шәһәрендәге “Русия-минем тарихым” паркында узган мультимедиа күргәзмә-практикумында катнашты. Чара барышында балалар, остазлар җитәкчелегендә, виртуаль "Киләчәк шәһәре - 2035" төзелешенә үз өлешләрен кертте. Укучылар социаль эшмәкәр, фельдшер, педагог-психолог кебек белгечлекләр буенча һөнәри пробалар узды.

17 ноябрьдә 8нче сыйныф укучылары Нефтекама нефть колледжы базасында үзләрен архитектор, SMM-менеджер һәм таргетолог һөнәрләрендә сынап карадылар.

 

Чыганак: Калтасы районы хакимиятенең аналитика бүлеге

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина