-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ашыгыч ярдәм машиналары районнарга юл алды

Нуриман үзәк район дәваханәсе – яңа машиналы булган ун медицина учреждениесенең берсе.

Ашыгыч ярдәм машиналары районнарга юл алды

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында республика дәваханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары кайтартылды. Нуриман үзәк район дәваханәсе – шундый ун медицина учреждениесенең берсе булды.

Район һәм шәһәр дәваханәләренә тапшырылган 10 машина “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында федераль бюджет акчалары исәбенә сатып алынган. УАЗ базасындагы автомобиль медицина ярдәме күрсәтү һәм авыруларны транспортировкалау өчен барлык кирәкле корылмалар белән җиһазландырылган. Нуриман район дәваханәсе җитәкчелеге яңа ашыгыч ярдәм машинасын Красный Ключ һәм Павловка авыл биләмәләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен Красный Ключ табиблык амбулаториясенә тапшыру турында карар кабул итте.

"Дәваханәгә һәм районга күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре паркы, чыннан да, яңартуны таләп итә, - диде район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков.

 

Чыганак: Нуриман районы хакимиятенең аналитика бүлеге

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина