+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Каз өмәләре гөрли!

Иглин районында милли йолаларны күз карасыдай саклыйлар.

Каз өмәләре гөрли!
Каз өмәләре гөрли!

Салкыннар башлану белән Иглин районында “Каз өмәсе” бәйрәмнәре гөрли башлады.  Бәйрәм чаралары Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы “Милләт сәламәтлеге” федераль проекты кысаларында, “Аек авыл 2021” республика конкурсының муниципаль этабы кысаларында оештырыла.

“Каз өмәсе” бәйрәмнәре күбесенчә башкорт һәм татар халкы яшәгән торак пунктларда үткәрелә. Бу йоланы 90нчы еллар башында Турбаслы, Акбирде, Минҗитәр, Түбән Ләмәз, Рәсмәкәй, Үктәй, Карамалы һәм Иглин авылларында тергезделәр. Ул бүгенге көнгә кадәр матур йола бәйрәме буларак дәвам итә. Уңган кызлар, әниләр, дәү әниләр каз мамыгы йолка, үзара сөйләшә, җырлый.

"Каз өмәсе”  – ул хезмәт бәйрәме генә түгел, ә кешеләрнең ихлас аралашуы, буыннар бәйләнеше, – ди Иглин районың Башкорт корылтае рәисе Рәүф Кәлимуллин. – Халык арасында бу бәйрәмнең популярлыгы Сабантуйдан һич ким түгел. Аерма шунда, ул гаилә, дуслар һәм күршеләр арасында уза. Бәйрәм халыкларны берләштерә, хезмәткә сөю уята, гореф-гадәтләрне саклап калуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә”.

 

Чыганак: Иглин районы хакимиятенең аналитика бүлеге

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: