Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы җитди мәсьәләләрнең берсе. Республика эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты Юрий Васильев һәм ассоциация президенты Рөстәм Фәтхуллин Архангель районының Максим Горький, Тирәкле мәктәпләрендәге “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләрендә булды. Алар өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, җанлы әңгәмә корды. Киләчәккә максатлар куярга һәм шул максатларга кыю атларга, каршылыклардан курыкмаска, алга барырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар сөйләшүгә актив кушылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Актив тормыш позициясе булган кешеләр белән очрашу укучыларда җаваплылык хисе, хыялларны тормышка ашыру һәм үз максатларына кыю атлау өчен көчле этәргеч булыр дип ышанабыз.
Чыганак: Архангель районы хакимиятенең аналитика бүлеге
Фото: srk.nationalpriority.ru