Барлык яңалыклар

Максатыңа таба йөгер!

Елның беренче көнендә Яңавылда “Вәгъдәләр йөгереше” узды.

Максатыңа таба йөгер!
Максатыңа таба йөгер!

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Яңавыл районында физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшыра, спорт белән шөгыльләнүчеләр арта.

Елның беренче көнендә "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында ике спорт чарасы - "Вәгъдәләр йөгереше" марафоны һәм скандинавча йөрергә өйрәтү чарасы узды. Марафонда катнашучылар иң элек үзләренә вәгъдә бирде. Һәр катнашучы аны ел дәвамында тормышка ашырачак. Йөгерешчеләр үз теләкләрен номерлары янына язды һәм 2022 метр дистанцияне узды.

Алар өчен “Яңавыл – спорт шәһәре” проектында катнашучылар тарафыннан күнекмәләр ясау, шулай ук әкият персонажлары катнашлыгында театральләштерелгән тамаша оештырылды. Әлбәттә, нинди Яңа ел чарасы Кыш Бабай һәм Кар кызыннан башка үтсен?! Һәр вәгъдәне Кыш бабай контрольдә тотачак.

Скандинавча йөрергә яратучыларга укулар оештырылды. Финишта исә барлык катнашучыларны кайнар чәй көтте.

Балалар өчен уеннар оештырылды. Кыш Бабай аларның һәркайсына татлы бүләкләр өләште.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: